Әлмәттә алимент түләтү мәсьәләләре буенча бердәм хокукый ярдәм көне үткәрелде
Өч гаиләгә консультация уздырылды
Әлмәт муниципаль районының социаль яклау идарәсендә балигъ булмаган балалар тәрбияләүче гаиләләргә алимент түләтү мәсьәләләре буенча бердәм хокукый ярдәм көне үткәрелде.
Кабул итүне Әлмәт муниципаль районы башкарма комитетының «Опека» идарәсе әйдәүче белгече Хәмидә Камил кызы Салиева, суд приставлары хезмәтенең Әлмәт районы бүлеге суд приставы-башкаручысы Регина Ильмир кызы Маркова, Әлмәт шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенең эшкә урнаштыру бүлеге начальнигы Диләрә Сабир кызы Матвеева, «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге юрисконсульты Әлмәт муниципаль районында Светлана Рим кызы Бородинова башкарды.
Чара барышында өч гаиләгә хокукый консультация уздырылды һәм алдагы гамәлләр буенча аңлатмалар бирелде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia