Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Җәмгыять

Сыйфатсыз кышкы өске киемгә ничек юлыкмаска?

Кышкы чорга кергәндә халык тун, мехлы курткалар сатып ала башлый.

Кышкы чорга кергәндә халык тун, мехлы курткалар сатып ала башлый. Сыйфатсыз киемгә юлыкмас өчен нәрсәгә игътибар итәргә кирәк? Әлеге сорауга  Роспотребнадзор белгечләре түбәндәге җавапны бирделәр.

– Мех эшләнмәләрен сатып алганда игътибарлы булырга кирәк.  Аларны оешкан сәүдә урыннарында, тикшерелгән җитештерүчеләрдән һәм сатучылардан алу яхшырак, чөнки аларның абруе практикада расланган була. Табигый мехтан өс киеме сайлаганда, анда контроль (идентификация) билгесе (КИЗ) булуына инаныгыз. Ул – катгый хисап бланкы, аның микросхемасында эшләнмәне маркировкалаганда бирелүче  уникаль номер куела. Эшләнмә үзебезнең илдә җитештерелсә, бу билге яшел төстә була. Ә чит илдә җитештерелгән мех эшләнмәләренә кызыл төстәге контроль (идентификация) билгесе куела. Мех элементлары булган кием, шулай ук перчат-калар, бармаксыз перчаткалар, баш киеме, спорт киеме, табигый мехлы аяк киеме өчен маркировка мәҗбүри түгел. Мех эшләнмәнең чынмы-юкмы икәнен белү өчен, мобиль телефонга урнаштырылган  “Гадел билге” (“Честный знак”) махсус кушымтасы ярдәмендә биркадагы QR-кодны сканер аша карарга мөмкин. Анда мех эшләнмә турында тулы мәгълүмат язылган була. Мәсәлән, киемне кем җитештергәне, аның кайда тегелгәне, буялганмы-юкмы икәнлеге, нинди тиредән булуы, бренды (сәүдә маркасы), яраклылык декларациясе саны. Мех кием-салымда маркировка да  булырга тиеш. Ул этикеткага яки товар ярлыгына куела һәм анда эшләнмәнең исеме, җитештерелгән ил, җитештерүче яки сатучы яисә җитештерүченең вәкаләтле заты исеме, аның юридик адресы, җитештерү вакыты, үлчәме, чимал составы, мех төре һәм аны эшкәртү ысулы (буялган яки буялмаган), эшләнмәне карау символлары күрсәтелә. Тагын бер бик әһәмиятле әйбер –  мехны яхшылап карарга, аның куелыгына игътибар итәргә кирәк. Сыйфатлы продукт ялтыравыклы һәм калын мехтан эшләнгән, тире йомшак һәм эластик була.  Шулай ук җөйләргә игътибар итегез: сыйфатлы эшләнмәдә алар сизелми диярлек, җентекләп тегелгән һәм  ябыштырган эзе юк. Моннан тыш, мехтан кискен, начар ис килергә тиеш түгел. Әмма тиредән эшләнгән әйберләргә хас җиңел генә үзенчәлекле ис булырга мөмкин, – дип аңлатты белгечләр.

Резеда Исмәгыйлева әзерләде

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса