Әлмәтлеләр махсус хәрби операция зонасына 20 тонна гуманитар йөк әзерләп җибәрде
Махсус хәрби операциядәге якташларыбызга ярдәм итүдә яңа оешкан «Үзебезнекеләр өчен» («Для СВОих») штабы зур тырышлык һәм көч куеп шушы көннәрдә 20 тонна гуманитар йөк әзерләп җибәрде.
Махсус хәрби операциядәге якташларыбызга ярдәм итүдә яңа оешкан «Үзебезнекеләр өчен» («Для СВОих») штабы зур тырышлык һәм көч куеп шушы көннәрдә 20 тонна гуманитар йөк әзерләп җибәрде.
«Көнбатыш капка» микро-районында урнашкан штабның волонтерлары сугышчыларга җылы әйберләр, көнкүреш химиясе, медикаментлар һәм азык-төлек белән бергә мәктәп укучыларының җылы эчтәлекле хатларын да юлладылар. Алар бар әйберләрне дә пөхтә итеп төреп, капларга тутырып,«8 миля» складына озаттылар. Гумконвой МХО зонасына шуннан кузгала.
Игелекле гамәлгә «Жар птица» балалар бакчасы һәм мәктәп укучылары да кушылган. Хәйрия ярдәменә шулай ук шәһәрнең күп кенә оешмалары, шул исәптән үзәк район хастаханәсе, ЗАГС, «Опека» идарәләре хезмәткәрләре үзләреннән шактый өлеш керткән. Микрорайонда яшәүче-ләр штабка актив рәвештә әйберләр китергәннәр.
Шулай да штабка волонтер-лар җитми икән, чөнки әйберләрне кабул итү һәм сортларга аеру, маскировка челтәрләре үрү кул көче, бик зур җаваплылык һәм вакыт сорый торган эш. Бу уңайдан волонтерлар «Көнбатыш капка», «Яшьлек», «Агропоселок» микрорайоннарында яшәүче-ләргә ярдәм сорап мөрәҗәгать иткәннәр.
Әлмәтлеләр арасында МХО зонасына даими рәвештә гуманитар ярдәм оештырып җибәреп торучылар байтак. Мисал өчен Рамил Әхмәтшин үзенең тормыш иптәше белән бергә ДОСААФ микрорайонында зур эш алып баралар.
– Без хатыным белән ДОСААФ районын җитәклибез. ДОСААФ, Мактама, Урсалы халкыннан кергән ярдәм - барысы да нәкъ менә безнең өйгә килә. Атнага бер тапкыр әйберләрне «Үзебезнекеләр өчен» штабына да алып киләбез, монда инде кызлар барысын да пөхтәләп әзерлиләр. Мин әлеге эшнең солдатларыбыз өчен бик соралган һәм бик мөһим булганлыгын беләм, чөнки ике арада булган элемтә шул турыда сөйли. Әгәр без ярдәм итмәсәк, якташларыбызга анда бик авыр булачак. Илебез иминлеге сагында торучыларга, һичшиксез, кулдан килгәнчә булышырга кирәк, – ди Рамил.
Авыр вакытта ярдәм кулы сузучыларга барлык әлмәтлеләр исеменнән рәхмәт белдерәсе килә.
Резеда Исмәгыйлева әзерләде
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia