Әлмәттә Бөек Ватан сугышында катнашкан Людмила Даниловна Березованы бер минут тынлык белән искә алдылар
Людмила Даниловна Березова Әлмәт районы тарихында якты эз калдырды.
Әлмәттә Бөек Ватан сугышында катнашкан Людмила Даниловна Березованы бер минут тынлык белән искә алдылар
Бүген Әлмәт муниципаль районы хакимиятендә район башлыгы Гүзәл Хәбетдинова җитәкчелегендәге гомуми планерка Әлмәтнең күренекле кешесе-Әлмәт муниципаль районының Мактаулы гражданы, Бөек Ватан сугышында катнашкан Людмила Даниловна березова истәлегенә бер минут тынлык белән башланып китте.
Людмила Даниловна Березова Әлмәт районы тарихында якты эз калдырды. Аның тормышы-сугыш кырларында күрсәткән батырлык һәм тыныч вакытта туган як файдасына фидакарь хезмәт елъязмасы ул.
Әлмәт муниципаль районы башлыгы Гүзәл Хәбетдинова хәбәр иткәнчә, бүген, гражданнар панихидасысы да узды, анда теләгән һәркем Людмила Даниловна березова белән хушлаша алды һәм аның батырлыгын искә ала алды.
Фото: Әлмәт муниципаль районы башлыгы матбугат хезмәте
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia