Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Җәмгыять

Әлмәтлеләр хәрбиләргә ярдәм итә

Махсус хәрби операция зонасындагы хәрбиләргә гуманитар ярдәм әзерләү эше активлаша төште.

Көзге чорда сугышчыларыбызга маскировка челтәрләре, кием-салым белән бергә окоп шәмнәре, җылыткыч прибор-лар, техника, җиһазлар, төзелеш материаллары бик соралган.

– Көзге чор – ул болай да авыр вакыт, туктаусыз яңгырлар, аннан салкыннар китә. Окопларны су басып китү очраклары да күп. Аяк чокыр эчендәге лайлы суда торганлыктан, оекбашлар, аяк киемнәре чылана, бармаклар, үк-чәләр чиләнеп бетә, шуңа күрә дә солдатларга медикаментлар, авыртуны баса торган дарулар, дезинфекция препаратлары, бинтлар бик кирәк. Беренче ярдәм күрсәтү өчен тактик аптечкалар да фронтта артык түгел. Алар вакытлы беренчел ярдәм өчен кирәк, – дип хәбәр бирә алгы сызыктагы якташларыбыз.

Волонтерлар кулдан кил-гәннең барысын да эшләргә тырыша. Авыл җирлекләрендә һәм волонтерлык штабларында кирәк-ярак сатып алу өчен акча җыюны оештырганнар. Көзге чорда җыелган яшелчәләрне киптерү эше дә җайга салынган. Алардан ашлар ясыйлар. Вакуумлы капларда солдатлар өчен рассольник, борщ, итле һәм гөмбәле токмач, карабодайдан коры ашлар әзерлиләр. Бер кап биш солдатка җитә. Аларны профессиональ аш-су остасы Константин ясый. Хәрбиләр өчен ул чөгендер, кишердән коры салатлар да әзерли.

«Үзебезнекеләрне ташла-мыйбыз» штабы фида-карьләре кабат чираттагы гуманитар йөкне туплый башлаганнар. Аңа сугышчылар заявкалары буенча җыелган бик күп төрле позицияләр кергән.

– Бу зур эштә катнашкан һәр-кемгә рәхмәтебезне белде-рәбез. Игелекле гамәлгә өлеш кертергә мөмкинлеге булган әлмәтлеләрне штабта көтә-без. Бергә ярдәм күрсәткәндә Җиңү безнеке булачак, – ди волонтерлар.

 

Резеда Исмәгыйлева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса