Һәлак булган Әлмәт каһарманнарына – дәүләт бүләкләре
Күп якташларыбыз махсус хәрби операциядә катнаша.
Район башлыгы Гүзәл Хәбетдинова МХО зонасында хәрби бурычларын үтәгәндә һәлак булган каһарманнарның гаиләләренә дәүләт бүләкләре тапшырды
Күп кенә якташларыбыз махсус хәрби операциядә катнаша, кызганыч, арада сугыш кырларыннан кайтмаучылар да бар.
Россия Федерациясе Пре-зиденты Указы нигезендә күрсәткән батырлыклары, фидакарьлекләре өчен Батырлык ордены белән үлгәннән соң 9 әлмәтле – Александр Юрьевич Антиков, Артем Алексеевич Бобиков, Павел Сергеевич Виноградов, Максим Владимирович Фадеев, Денис Дамир улы Таҗиев, Фәрит Самигулла улы Талипов, Минсаиф Нурислам улы Тахауов, Сергей Георгиевич Чернов, Артур Рафаил улы Шакиров бүләкләнделәр. Хәрби бурычларын намус белән үтәгәндә һәлак булган 4 әлмәтле – Ярослав Алексеевич Василенко, Илдар Гәрәф улы Гәләветдинов, Николай Николаевич Гурьянов, Юрий Александрович Романов «Кыюлык өчен» медале белән бүләкләнделәр.
– Бүген без Ватанны намус белән саклаган һәм гаделлекне яклаган кешеләргә хөрмәт күрсәтәбез. Аларның кыюлыгы – барыбыз өчен дә үрнәк. Һәлак булган каһарманнарның гаиләләренең авыр кайгысын уртаклашабыз һәм якташларыбызның батырлыклары белән горурланабыз. Әлеге ир-егетләрнең исемнәре безнең хәтердә мәңге сакланыр. Сугышчыларның туганнарын ярдәмебездән ташламаячакбыз, – дип ышандырды Гүзәл Мөдәрис кызы.
Исегезгә төшерәбез, мо-билизациянең беренче көн-нәреннән үк җирле хаки-мият тырышлыгы белән хәрбиләрнең гаиләләренә медицина, психологик, социаль, хокукый һәм көнкүреш ярдәм күрсәтелә башлады. Эшләрне координацияләү һәм хәрбиләрнең гаиләләренә ярдәм итү максатында «Үзебезнекеләрне ташла-мыйбыз» оператив штабы булдырылды. Штабка 8(8553) 26-01-01 телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
Резедә Исмәгыйль
Фото: ӘМР башлыгы матбугат хезмәте
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia