Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Җәмгыять

Әлмәттә Лондон, Нью-Йорк һәм Венеция паркларындагы кебек яңа чәчәк бакчалары булдырылачак

«Яңа дулкын» принциплары буенча Лондонда, Барселонада, Нью-Йоркта һәм Венециядә танылган парклар бизәлгән.

Әлмәттә Лондон, Нью-Йорк һәм Венеция паркларындагы кебек яңа чәчәк бакчалары булдырылачак

Әлмәтнең төп чишелешләрендә яңа чәчәк композицияләре барлыкка киләчәк. Эшләрне автомобиль юллары идарәсе гамәлгә ашыра.
Чәчәкләрне Чехов һәм Совет, Фәхретдин һәм Совет, Тукай һәм Ленин урамнарының боҗра киселешләрендә ясаячаклар.
Композицияләр нигезенә күпьеллык культуралар: котовник, шалфей, очиток, герань, Приморье армериясе, эхинацея керәчәк. Аларны декоратив кыяклылар – молиния һәм сеслерия, шулай ук язгы чәчәкләр-крокуслар һәм ботаник лаләләр тулыландырачак.
Әзерлек эшләре башланды инде: туфрак эшкәртелә һәм баетыла. Барысы 10 меңнән артык үсемлек утырту планлаштырыла. Утыртуларның төп өлешен октябрь ахырына кадәр, калганнарын язын тәмамлаячаклар.
Әлмәт районы матбугат хезмәтендә ачыклык кертүләренчә, чәчәк бакчалары «яңа дулкын» стилендә эшләнәчәк, ул үсемлекләрнең табигый ярашуын һәм кырыс симметрияләрдән баш тартуны күздә тота. Мондый якын килү композицияләрне табигый, әмма шул ук вакытта каралган итә. «Яңа дулкын» принциплары буенча Лондонда, Барселонада, Нью-Йоркта һәм Венециядә танылган парклар бизәлгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса