Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Җәмгыять

Әлмәттә тукталыш павильоннарын яңарту дәвам итә

Шәһәрдә барлыгы 14 заманча конструкция урнаштырачаклар: 3 — композит һәм 11 — алюминий.

Әлмәттә тукталыш павильоннарын яңарту дәвам итә


Шәһәрдә барлыгы 14 заманча конструкция урнаштырачаклар: 3 — композит һәм 11 — алюминий.

🔹Ике композит тукталыш куелган – Комсомол паркында һәм мөселман зираты янында. Киләсе атнада Югары нефть мәктәбе янында өченче, сигез метрлысын  монтажлау планлаштырыла. Бу объектлар "Татнефть" ярдәме белән гамәлгә ашырыла.

Республика бюджетыннан финанслана торган юл эшләре кысаларында Әлмәттә 11 алюминий тукталыш урнаштырылган. Хәзер яктыртуны тоташтыру буенча эшләр алып барыла.

Яңа тукталыш павильоннары Гафиятуллин, Төзүчеләр, Әминов урамнарында һәм Мактамада барлыкка килде. 

Киләсе елда тукталышларны яңарту эшләре юл-урам челтәрен модернизацияләү программасы кысаларында дәвам итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса