Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Җәмгыять

Әлмәтнең РТС микрорайонында яңа заманча балалар мәйданчыгы барлыкка килде

Мәйданчык тирәсендәге территория дә төзекләндерелде.

Әлмәтнең РТС микрорайонында яңа заманча балалар мәйданчыгы барлыкка килде


Дуслык урамындагы 4 нче йорт ишегалдында заманча һәм куркынычсыз уен зонасы барлыкка килде, ул балалы гаиләләр өчен яраткан урынга әверелде.

Мәйданчык төрле яшьтәге балалар өчен куркынычсыз резина өслек, кече архитектура формалары һәм уен элементлары белән җиһазландырылган.

Проектны гамәлгә ашыру "Татнефть"нең 5 миллион сум күләмендә гранты ярдәмендә мөмкин булды.

- Мәйданчык иркен килеп чыкты, сабыйларга да, яшүсмерләргә дә уйнарга урыннар бар. Ә резин өслек-ул аерым плюс: ата — аналарга балалар өчен тынычрак, - ди Дуслык урамындагы 6 нчы йортта яшәүче ханым.

Мәйданчыкның үзеннән тыш, территорияне дә төзекләндерделәр: Татарстан Республикасы рәисе Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән «Безнең ишегалды» республика программасы кысаларында җәяүлеләр өчен яңа юллар салынды. Хәзер ишегалды тагын да уңайлырак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса