Әлмәттә стадион өчен экологик утыргычлар урнаштырдылар
Стадионны бер ай эчендә яңарттылар һәм нефтьчеләр көнендә сынап карадылар.
Әлмәттә стадион өчен экологик утыргычлар урнаштырдылар
Инфраструктураны нибары бер ай эчендә яңарттылар.
Әлмәтнең «Алнас» стадионында җитен оны кушып ясалган утыргычлар урнаштырдылар. Биш мең урын да композитлардан эшләнгән.
Моннан тыш, ныклы элементлардан яңа киртәләр һәм урналар урнаштырылган. Боларның барысы да яңгырга, кызган кояшка, иң ярсу җанатарларга да чыдый — бернәрсә дә ватылмаячак һәм бозылмаячак. Барлык эшләнмәләр дә экологик яктан чиста.
Стадионны бер ай эчендә яңарттылар һәм нефтьчеләр көнендә сынап карадылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia