Әлмәтлеләр туйларына 100 мең сумлык грант откан
Җиңүчеләр арасында әлмәтлеләр дә бар: Рәлиф Галимов һәм Таңсу Миңнебаева.
Әлмәтлеләр туйларына 100 мең сумлык грант откан
Быел җәй көне Татарстан Республикасы рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән яшьләр эшләре министрлыгы бөтен ил өчен уникаль булган «Яшь парларга грантлар» социаль проектын эшләтеп җибәрде. Ул яшь гаиләләргә ярдәм итү өчен булдырылган һәм 2025 ел ахырына кадәр гамәлдә булачак.
Җиңүчеләр арасында әлмәтлеләр дә бар: Рәлиф Галимов һәм Таңсу Миңнебаева. Аларның мәхәббәт тарихы алты ел элек концертта башлана, ә быел май аенда Ралиф сөйгәненә тәкъдим ясый. 22 августта аларның туйлары була.
Алар конкурста катнашу өчен гариза бирергә булдылар һәм «Татарстанның яшь парларына грантлар» сертификатына ия булдылар. Грант күләме 100 мең сум тәшкил итә, яшьләр аны туй оештырганда куллана алачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia