Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Җәмгыять

Махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләре өчен Әлмәттә йөзү узачак

Әлмәт районында Россия Федерациясе дәүләт флагы көненә махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләре өчен йөзү оештыралар.

Әлмәт районында Россия Федерациясе дәүләт флагы көненә махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләре өчен йөзү оештыралар.

22 августта билгеләп үтелә торган Россия Федерациясе дәүләт флагы көне алдыннан Әлмәт районында «Татарстанда җәй» республика проекты кысаларында патриотик акция узачак.

21 август көнне 11:00 сәгатьтә «НУР» үзәге, экология департаменты белән берлектә, махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләре өчен матур Зәй елгасы буйлап йөзү оештыра.

Катнашучылар өчен җыелу урыны – Урсалы күпере.

Катнашу өчен 8 950 311-46-45 телефоны буенча алдан теркәлергә кирәк.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса