Әлмәттә үзенчәлекле язылышу тантанасы узды.
15 август көнне Әлмәт ЗАГСында Сәләхетдинов Фларид Саһир улы һәм Галәмбекова Фәридә Фәрит кызының никахлары тантаналы рәвештә теркәлде. Фәридә туй өчен үзенчәлекле татар-милли костюмын сайлаган. Яшь парны, ЗАГС җитәкчесе Зөбәерова Илсөя Минияр кызы котлап, "Татар-милли ашлары" китабын тапшырды.