Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Җәмгыять

2024 елда Әлмәтнең 12 территориаль - иҗтимагый үзидарәсе 7 млн сумга якын грант алган

Территориаль иҗтимагый үзидарә-халыкны берләштерү формасы гына түгел, ә микрорайоннарны яхшы якка үзгәртергә ярдәм итүче чын көч.

 

Әлмәттә 36 территориаль иҗтимагый үзидарә эшли. Аларның һәркайсы-инициативаны үз өсләренә алган актив кешеләр командасы: ишегалларын төзекләндерәләр һәм территорияләрне яшелләндерәләр, экология турында кайгырталар, бәйрәмнәр һәм чаралар оештыралар, ветераннарга, өлкәннәргә һәм мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә ярдәм итәләр, җәмәгать тәртибен саулауда булышалар, торак-коммуналь хуҗалык һәм шәһәр хезмәтләре белән үзара хезмәттәшлекне җайга салалар.

2015 елдан территориаль иҗтимагый үзидарәләр «Татарстанның иң яхшы территориаль иҗтимагый үзидарә» республика конкурсында актив катнаша. 2023 елда Әлмәтнең 19 территориаль иҗтимагый үзидарәсе 10 млн сумнан артык грант откан. Бу акчаларга ишегалларында кече архитектура формалары һәм спорт җиһазлары сатып алынды һәм урнаштырылды. 2024 елда 12 территориаль иҗтимагый үзидарә 7 млн сумга якын грант алган. Бу акча балалар һәм спорт мәйданчыклары урнаштыруга, ишегалларын яктыртуга һәм социаль проектларны гамәлгә ашыруга юнәлдерелгән.

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнеханов территориаль иҗтимагый үзидарә институтын үстерүгә аерым игътибар бирә. Республика бюджетыннан ел саен территориаль иҗтимагый үзидарә җитәкчеләренә түләүләр һәм иң яхшы инициативаларга грантлар бирү өчен акча бүлеп бирелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса