Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Җәмгыять

Әлмәттә җәйге чорда яшүсмерләрне эшкә урнаштырдылар

300гә якын балигъ булмаган бала Әлмәт предприятиеләрендә һәм оешмаларында килешү буенча эшләү мөмкинлегенә ия булды.

Әлмәт яшүсмерләре җәйге чорда балигъ булмаганнарны вакытлыча эшкә урнаштыру программасы кысаларында эшләүләрен дәвам итәләр

Быел 14 яшьтән 18 яшькә кадәрге 750 яшүсмергә акча эшләү һәм беренче хезмәт тәҗрибәсе алу мөмкинлеге бирелде.

Яшүсмерләргә тәкъдим ителә торган эшләр җиңел характерда була һәм балигъ булмаганнар өчен хезмәт законнары таләпләренә тулысынча туры килә. Балалар мәгариф, мәдәният, спорт учреждениеләрендә, агросәнәгать комплексы, торак-коммуналь хуҗалык предприятиеләрендә һәм районның башка оешмаларында эшлиләр.

 Әлмәттә яшүсмерләрне җәйге эшкә урнаштыру программасын гамәлгә ашыруга быел җирле бюджеттан 5 миллион сумга якын акча бүлеп бирелгән.

Әлеге ярдәм, беренче чиратта, социаль яктан зәгыйфь категориядәге яшүсмерләрне эшкә урнаштыруга юнәлдерелгән: социаль яктан куркыныч хәлдә булган, мәктәп эчендә исәптә торучы гаиләләрдәге балаларны, махсус хәрби операциядә катнашучыларның балаларын, шулай ук билгеле бер шөгыльләре булмаган яшүсмерләрне.

Моннан тыш, 300гә якын балигъ булмаган бала Әлмәт предприятиеләрендә һәм оешмаларында килешү буенча эшләү мөмкинлегенә ия булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса