Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Җәмгыять

Әлмәттә тагын бер ишегалды «Безнең ишегалды» программасы ярдәмендә үзгәрде

Озакламый бу ишегалдында яңартылган территорияне ачу тантанасына багышланган бәйрәм чаралары узачак.

Әлмәттә тагын бер ишегалды «Безнең ишегалды» программасы ярдәмендә үзгәрде


Әлмәттә Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән «Безнең ишегалды» республика программасы кысаларында К.Цеткин урамы, 39 адресы буенча ишегалдын төзекләндерү эшләре тәмамланып килә.

Хәзерге вакытта биредә төп эшләр башкарылган инде: асфальтның өске катламын җәеп бетергәннәр, тротуар төзекләндерелгән, яктырту баганалары куелган.

Заманча балалар мәйданчыгын урнаштыру дәвам итә, ул, һичшиксез, аларның яраткан уен һәм ял итү урыны булачак.

Озакламый бу ишегалдында яңартылган территорияне ачу тантанасына багышланган бәйрәм чаралары узачак. Бу вакыйганы күрми калмас өчен, яңалыкларны күзәтеп торыгыз!

Әлмәт районында «Безнең ишегалды» программасын гамәлгә ашыру сизелерлек нәтиҗәләр бирә: 5 ел эчендә 300 ишегалды үзгәртеп корылган. Быел тагын 51 ишегалды территориясе төзекләндерелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса