Вакыт белән сыналган осталык
Сергей Низков - «Татнефть» компаниясе «Елховнефть» нефть-газ чыгару идарәсенең җиһазларны ремонтлау буенча югары класслы мастеры
Вакыт белән сыналган осталык
Сергей Низков - «Татнефть» компаниясе «Елховнефть» нефть-газ чыгару идарәсенең җиһазларны ремонтлау буенча югары класслы мастеры
Ул үзенең күпьеллык хезмәте турында сөйләгәндә, чын осталыкның кинәт кенә барлыкка килмәве, ә еллар дәвамында өлгерә баруы турындагы уй «кызыл җеп» булып сузыла.
Беренче адымнар һәм
ныклыкны тикшерү
Диңгез флотында хез-мәт итеп өйгә кайткан Сергей-ның тормышында яңа этап башлана. Яшьлеге вакыйгалар белән тулы булып чыга аның: институтта уку, «Елховнефть» нефть-газ чыгару идарәсе цехында эшләү һәм гаилә бурычларының үсә баруы. Әлеге сынаулар аның ныклыгын тикшерә, характерын чыныктыра, эчке дисциплинасын һәм җаваплылык хисен формалаштырырга ярдәм итә.
Сергей нефть тармагында-гы юлын уку белән бер-рәттән «Елховнефть» идарәсенең 12 нче кысу-суырту станциясендә (ДНС-12) нефть һәм газ чыгару буенча оператор эше белән берләштерүдән башлый. Бу аңа теоретик белемнәрне практик күнекмәләр белән берочтан алырга мөм-кинлек бирә. Тәҗрибә туплап, квалификациясен үстергәннән соң, Сергей Николаевич җиһазларны ремонтлау буенча мастер дәрәҗәсенә күтәрелә. Хезмәт биографиясенең һәр яңа этабы аның өчен яңа таләпләр куя һәм йөкләнешне арттыра гына бара. Бүген аңардан катлаулы техник процессларның тулы бер спектрын контрольдә тоту, шул исәптән җиһазларның ватылуын тикшерү, профилактик чараларны эшләү һәм Кичү югары күкертле нефть әзерләү җайланмасында ремонт-торгызу эшләренең сыйфатын контрольдә тоту сорала. Бу, техник бе-лемнәрдән тыш, кешеләр һәм процесслар белән идарә итә белүне дә таләп итә торган җаваплы хезмәт.
Без – команда
Сергей Николаевич өчен коллектив эчендәге үза-ра мөнәсәбәтләр аеруча мөһим роль уйный. Аның фикеренчә, команданың уңышлы эшләве аның һәр әгъзасының һөнәри кү-некмәләренә генә түгел, ә коллективта хөкем сөрергә тиешле ышаныч һәм үзара аңлашу атмосферасына да бәйле. Ул үзе дә өлкән остазларыннан белем алып, команда белән үзара хез-мәттәшлекнең иң яхшы практикаларын һәм принципларын үзләштергән. Бу аңа җитәкчелекнең үз стилен формалаштырырга ярдәм иткән. Хәзерге вакытта ул алты белгечтән торган бригада белән җи-тәкчелек итә, аларның һәр-берсе төрле дәрәҗәдәге осталык һәм тәҗрибәгә ия. Низков команданың һәрбер әгъзасының шәхси үзенчәлекләрен һәм көчле якларын исәпкә алып якын килү мөһим дип саный. Ул фикер һәм идеяләр уртаклашуны актив рәвештә хуплый, чөнки әлеге атмосферада барысы да үзләрен кирәкле итеп хис итә.
Сергей Низков эш про-цессының нәтиҗәлелеген күтәрүдә актив катнаша, җитештерүчәнлекне һәм хезмәт куркынычсызлыгын яхшыртырга ярдәм итүче идеяләр тәкъдим итә. Бүген аның үзенең генә дә 250 дән артык идеясе бар.
- Элеккеге рационализаторлык тәкъдимнәре хәзер идеяләр дип атала. Исеме үзгәрә, әмма асылы элеккечә кала: эш шартларын яхшыртуга һәм хезмәтебезнең нәтиҗәлелеген күтәрүгә омтылу, - дип билгеләп үтә ул.
30 ел производствода эшләү тәҗрибәсе аның профессиональлеге һәм үз көченә ышанычының нигезе.
- Белем һәм практика - уңышка ачкыч. Һәр үтәлгән бурыч яңа офыклар ача, үсәргә мәҗбүр итә. «Татнефть»тә эшләү – ул даими үсеш һәм үз-үзеңне камилләштерү
Розалия Галиуллина
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia