Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Җәмгыять

Әлмәт чыгарылыш сыйныф укучылары беренчеләрдән булып тарих, химия һәм әдәбияттан имтихан тапшырачаклар

23 май — Россиядә Бердәм дәүләт имтиханын уздыруның төп чорының беренче көне.

Әлмәт чыгарылыш сыйныф укучылары беренчеләрдән булып тарих, химия һәм әдәбият тапшырачаклар
 

23 май — Россиядә Бердәм дәүләт имтиханын уздыруның төп чорының беренче көне. Имтиханны өч фәннең берсен-тарих, химия яки әдәбият сайлаган унберенче сыйныф укучылары тапшыра. Ә менә 27 майда барлык чыгарылыш сыйныф укучылары математикадан, 30 майда рус теленнән БДИ язачак.

Әлмәттә аттестациягә 847 укучы әзерләнә. БДИ тапшыруның төп чоры 23 майдан 4 июльгә кадәр дәвам итәчәк.

Үзең белән имтиханга телефоннар һәм шпаргалкалар алып керергә ярамый, паспорт һәм  кара ручка алып килергә мөмкин.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса