Әлмәт ДОСААФ автомәктәбе курсантлары республика конкурсында уңышлы чыгыш ясадылар
Ярышларда Татарстан шәһәрләре һәм районнарыннан 28 команда - 87 конкурсант катнашты.
Әлмәт ДОСААФ автомәктәбе курсантлары республика конкурсында уңышлы чыгыш ясадылар
Казанда Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы алдыннан 16 яшьтән 18 яшькә кадәрге егетләр һәм кызлар арасында автомногоборье буенча республика конкурсының финалы узды. Ярышларда Татарстан шәһәрләре һәм районнарыннан 28 команда - 87 конкурсант катнашты. Алар шәхси һәм команда зачетларында көч сынаштылар.
Конкурс ике этаптан торды, анда катнашучылар машина йөртү күнекмәләрен һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен белүләрен күрсәтергә тиеш иде. Конкурсның беренче этабында катнашучылар юл куркынычсызлыгы өлкәсендәге белемнәрен күрсәттеләр. Икенче этапта автомобиль белән идарә итү осталыгын, маневрларны төгәл башкаруны һәм реакция тизлеген күрсәттеләр.
Әлмәт ДОСААФ автомәктәбе командасы егетләр һәм кызлар арасында автомногоборье буенча республика конкурсында иң яхшы унлыкка кереп, 5 нче урынны, ә шәхси ярышларда Милена Шакирова 4 нче урынны алды.
Шакирова Милена, Гыйләҗева Радмила һәм Гайнетдинова Азалияне уңышлы чыгышлары белән котлыйбыз.
Фото: Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча ЮХИДИ бүлеге
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа