Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Җәмгыять

Апрельдә Әлмәт районында 137 сабый дөньяга килгән

Әлмәт ЗАГСы апрель аена йомгак ясады.

Бу  елның апрелендә Әлмәт муниципаль районында 137 яңа туган бала теркәлгән. Яңа туган сабыйларның  70 малай һәм 67 кыз.

Бу айда иң җиңел баланың  авырлыгы -2240 гр тәшкил иткән., максималь – 4800 гр. Иң яшь әнигә - 17 яшь, иң өлкәненә – 44 яшь, иң яшь әтисенә – 21 яшь, ә иң өлкәненә – 53 яшь.

Әминә, Мирон, Раян, Лев, Дамир, Кирилл кебек балалар исемнәре популярлыгын югалтмый.

Бу айның сирәк исемнәре Ясинә, Нурислан, Солтан, Вера, Дана, Алия, Асия, Теодор, Рамин, Айгиз, Вилада, Азана, Стефания була.

Никахны теркәүгә күчкәндә, 2025 елның апрель аенда Әлмәт районында 72 парның никахлары теркәлгән.  Ел башыннан бирле 258 пар теркәлгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса