Әлмәттә Чернобыль АЭСындагы авария корбаннарын искә алдылар
Әлмәт районыннан Чернобыльдәге аварияне бетерү өчен 172 кеше чакырылган.
Бүген Хәтер мәйданында Чернобыль АЭСындагы авариянең 39 еллыгына багышланган митинг узды. Көн яңгырлы булуга карамастан, һәлак булганнарны искә алырга әлмәтлеләр шактый килде. Җыелучыларга сәламләү сүзе белән Әлмәт муниципаль районы башлыгы урынбасары Роза Әфләтунова һәм «Чернобыль» берлеге Татарстан республикасы инвалидлар иҗтимагый оешмасының Әлмәт районы бүлеге рәисе Роберт Никитин мөрәҗәгать итте. Әлмәт районыннан Чернобыльдәге аварияне бетерү өчен 172 кеше чакырылган. Бүген, 39 ел узгач, Әлмәттә «Чернобыль» инвалидлар берлегендә әлеге вакыйгаларда катнашкан 87 кеше тсәптә тора. Митингта катнашучылар һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алдылар һәм Чернобыль АЭСындагы авария нәтиҗәләрен бетерүдә катнашучылар хөрмәтенә куелган һәйкәлгә чәчәкләр салдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia