Әлмәттә Нефтьчеләр көненә музыкаль фонтан төзекләндерелә
Җәйге чорда фонтан эшләмәячәк.
Әлмәттә Нефтьчеләр көненә музыкаль фонтан төзекләндерелә
Әлмәттә драма театры бинасы артындагы музыкаль фонтан яңартылачак. Эшләрне 10 майдан соң башларга планлаштыралар. 109 насос һәм 20 яктырткычны да кертеп, җиһазларны комплекслы алыштырачаклар, шулай ук 68 кв.м керамогранит плиткасын яңартачаклар.
«Барлык чит ил компонентларын үзебезнекенә алыштырачакбыз. Элегрәк чит ил программалары белән эшләргә туры килде, бу уңайсызлыклар тудырды. Аның каравы хәзер эшләү җиңелрәк булачак. Көтәргә туры киләчәк, фонтанны эшләтү дә, реконструкцияләү дә мөмкин түгел», - дип сөйләде Җәүдәт Сөләйманов, "Светсервис" директоры.
Реконструкцияне фонтан урнаштырган компания үткәрәчәк. Нефтьчеләр көненә эшләрне төгәлләү һәм яңартылган фонтанны эшләтеп җибәрү планлаштырыла. Җәйге чорда фонтан эшләмәячәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia