Әлмәттә юлларны «карталы» ремонтлауга керештеләр
Тизлек режимын саклауны һәм эшләр бара торган урыннардагы вакытлы юл билгеләренә игътибар итүегезне сорыйлар!
Әлмәттә юлларны «карточкалы» ремонтлауга керештеләр
Шәһәр автомобиль юллары идарәсе чокырларны карталы ремонтлауга кереште. Димәк, дефектларны нокталы ямау урынына хәзер юл өслегенең тулы бер участоклары алыштырылачак.
Түбән Мактамада Промышленная урамында иске өслекне фрезерлау эшләре алып барыла. Юл төзүчеләр яңа асфальт-бетон салу өчен нигез әзерлиләр. План буенча асфальт-бетон җәю шушы көннәрдә башланачак.
Тизлек режимын саклауны һәм эшләр бара торган урыннардагы вакытлы юл билгеләренә игътибар итүегезне сорыйлар!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia