Әлмәт районының иң яхшы хат ташучысы Рима Галләмовага бүләк тапшырылды
Шәһәрдә һәм авылда яшәүче һәр кеше почтальонның хезмәте бер дә җиңелләрдән түгел икәнен бик яхшы белә.
Элегрәк алар газета-журналлар, хат-телеграммалар тарату, пенсия өләшү белән генә шөгыльләнсә, хәзер боларга әллә никадәр эш өстәлде. Газетабыз гомер-гомергә почта хезмәткәрләре белән тыгыз бәйләнештә торды һәм бүген дә дустанә мөнәсәбәттә яши, чөнки алар яңа гына табадан төшкән газетабызны әбүнәчеләргә илтеп тапшыручы фидакарь хезмәт ияләре.
Бүгенге язмабыз 2014 елдан бирле Гафиятуллин урамындагы почта бүлегендә хезмәт куючы Рима Сирин кызы Галләмова турында. Әлмәт почтальоны шәһәрнең беренче һәм икенче микрорайоннарында яшәүчеләргә хезмәт күрсәтә. Рима ханым үз эшенең чын остасы, «Әлмәт таңнары» һәм «Знамя труда» газеталарының алыштыргысыз дусты. Ул редакцияләр тарафыннан почтальоннар арасында уздырылып килүче бәйгеләрдә даими катнаша, алдынгы урыннарны яулый, призлар ота.
Шушы көннәрдә «Татмедиа» АҖдә Татарстан почтальоннары республика бәйгесендә җиңүчеләрне бүләкләделәр. Бүләкләнүчеләр арасында Әлмәтнең иң яхшы почтальоны Рима Галләмованың да булуы безнең өчен зур куаныч. Бәйге шартлары булып йорт хуҗалыкларын 2024 елның II яртыеллыгында әлмәтлеләрнең район газетасына күпләп язылуын оештыру торган иде. Рима ханым әлеге шартларны җиренә җиткереп үтәде. Бүләкне «Татмедиа» АҖ генераль директоры Шамил Садыйков үзе тапшырды. Бу уңайдан Рима Галләмова белән элемтәгә кереп, тантаналы чарадан алган тәэсирләре турында сораштык.
- Эшемне шулай югары бәяләгәннәре өчен чиксез рәхмәтлемен. Хезмәтемне авыр дип зарлана алмыйм, чөнки яратып башкарам. Еллар дәвамында инде газета-журнал яздыртып алучылар бик якын танышларга әйләнделәр. Һәр йортта шатланып көтеп алалар, димәк, халык өчен кирәкле эш башкарам. Почта бүлегенә килгән көннәр дә бүгенгедәй хәтеремдә. Аннан алда мин сөт комбинатында эшли идем, предприятие ябылгач бирегә килеп эшкә урнаштым. Бик шатланып кабул иттеләр, рәхмәт. Шул көннән башлап без бер тату гаилә булып эшли башладык. Шунысы да бик әһәмиятле, үзем дә Гафиятуллин урамындагы йортта яшәгәнгә күрә, эшемә килеп йөрүе дә бик җайлы, 7 минут та үтми - мин инде почта бүлегендә. Тормышым өчен дә бик уңайлы булды - ирем яшьли гүр иясе булганлыктан, ике баламны үземә үстерергә, аякка бастырырга туры килде. Туганнарым, хезмәттәшләрем бик ярдәм итте авыр вакытта. Шулай, почтальон эшенең җаваплы булуы белән килешмичә мөмкин түгел. Матди җаваплылык бездән төгәллек, намус таләп итә. Алай да үземә җиткерелгән планны беркайчан да үтәмичә калганым юк, - ди Рима Галләмова, елмаеп.
Әлмәт халкына җан җылысын кызганмый өләшкән Рима Сирин кызына олы рәхмәтләребезне белдереп, гаилә бәхете, эшендә дә, тормышында да уңышлар һәм сәламәтлек теләп калабыз. Һәрвакыт шундый позитив һәм хезмәт сөючән булып калыгыз, Рима ханым.
Резеда Исмәгыйлева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia