Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Җәмгыять

Күршең үзеңнән яхшы булсын

Исәнмесез, «Әлмәт таңнары» редакциясе хезмәткәрләре! Сезгә үземнең күршеләрем турында язасым килгән иде.

Күршең үзеңнән яхшы булсын, диләр. Минем күршеләрем Аллага шөкер, бөтен кешедән дә яхшылар. Ике ягымда ике күршем, алар әле яшьләр, хезмәт кешеләре, бар да эштә. Бер ягымда Рубин белән Адилә. Бик игътибарлы, олыларны хөрмәт итәләр. Анда-монда барырга туры килсә, алып баралар. Рәхмәт аларга. Икенче ягымда - Айдар белән Аня. Айдар үз малаем кебек булып бетте инде. Гел ярдәм кулы сузарга гына тора. Кулы бөтен эшкә ята. Нинди ярдәм сорап керсәң дә каршы килми. Төннәрен дә керергә туры килә: газ миче сүнсә дә, электр янмаса да, телевизор күрсәтмәсә дә йөгереп керәм. Зур рәхмәтләр аңарга. Бервакыт төнге сәгать 11 дә «Ашыгыч ярдәм» килгәч, Аня киенеп тә тормыйча йөгереп кергән. Ашыгыч ярдәм киткәч, юрганнарын күтәреп мине сакларга кергән, бәбекәем. Безне - олыларны хөрмәт иткән өчен Аллаһы Тәгалә үзләрен хөрмәтләсен.

Бүтән күршеләрем дә кереп хәлемне белеп торалар. Зөлфирә, Римма гел кереп йөриләр, рәхмәт аларга. Без М. Җәлил урамына 1972 елда башка чыгып, йорт алып төштек. Без килгәндә әле күршеләр олы яшьтәге кешеләр иде. Алар юк инде - төп йортка киттеләр. Әсгать абый белән Мөгелсем апа турында сөйлим әле. Күптән түгел генә икесе бер-бер артлы бакый дөньяга күчтеләр. Шулай тату, күрше-тирәгә үрнәк булып яшәделәр, тигез гомер кичерделәр. Мөгелсем ападан соң Әсгать абый 22 көн генә яшәде. Икесе дә бер көн дә чирләп ятмадылар. Мөгелсем апа 92 яшендә, Әсгать абый 89 яшендә китеп бардылар. Аллаһы Тәгалә сөеп алган изге кешеләр булганнардыр. Гел бергә эшләделәр. Әсгать абый бөтен эшне дә эшли иде. Кирәк булса сыерын да сауды, көтүен дә куды. Берсен-берсе зурлап, хөрмәт итеп яшәделәр алар. Мөгелсем апа әниебез кебек булды. Киңәшләрен биреп, кайгыңны чын күңелдән уртаклашып, ярдәм итәргә тора иде. Авырсак та аңа керә идек. Ул чиреңне дә, нинди дару кирәген дә әйтә. Булса даруын да биреп чыгара иде. Аларны бик юксынабыз. Тирә-ягыбызның ямен алып киттеләр. Урыннары җәннәттә булсын. Социаль яклау бүлегеннән караучы Раушания дә аларны сагына, берничә ел караган иде.

Бездән бер өй аркылы гына гаиләсе белән Гөлнурлар яши. Нәрсә пешерсә дә Мөгелсем апаларга кертә иде. Берничә өй аркылы Гүзәлия. Ул да бик игелекле, ярдәм итәргә генә тора, бакча җимешләре белән дә уртаклаша. Ике як күршеләрем дә без килгәндә олы кешеләр иде. Госман бабай белән Рәйхана апа, Хәмзә бабай белән Бикә апа иде. Урыннары җәннәттә булсын.

Башка урамда яшәсә дә, килендәшем Алсу гел хәлемне белеп, ярдәм итеп тора. Нәрсә пешерсә дә тизрәк күтәреп төшә, рәхмәт аңа.

Бөтен күршеләремә рәхмәтләремне белдерәм. Аларга, замандашларыма, сезгә хәерле гомер, сәламәтлек, бәхетле тормыш, илләргә иминлек, муллык телим.

Нәсимә әбиегез Мортазина

86 яшь

Яңа Кәшер авылы

 

Фото: ясалма фәһем

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса