«Хәзерләүчеләр» коллективының данлыклы лидеры
Компаниянең яшьтәше Марсель Надыров юбилеен билгеләп үтте.
«Татнефть»нең юбилее елында Компания тарихының аерылгысыз өлеше булган шәхесләргә аеруча зур игътибар бирелә. Шундый күренекле профессионалларның берсе - Марсель Надыров, ул да быел үзенең 75 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
Марсель Надыров «Татнефть» компаниясендә хезмәт эшчәнлеген 1972 елның 25 июлендә «Әлмәтнефть» нефть-газ чыгару идарәсенең производствоны автоматлаштыру цехында контроль-үлчәү приборлары һәм автоматика буенча слесарь булып башлап җибәрә. 1975 елдан комплекслы автоматлаштыру һәм телемеханика буенча мастер, ә 1979 елның июненнән - автоматлаштыру буенча өлкән инженер булып эшли.
1981 елда аны 1 нче нефтьне комплекслы хәзерләү һәм кудыру цехы начальнигы урынбасары итеп күчерәләр, 1987 елдан исә шул ук цехның җитәкчесе итеп билгеләнә. Ул җитәкчелек иткән 20 ел дәвамында подразделение производство бурычларын уңышлы үтәп кенә калмыйча, хезмәтне саклау, янгын куркынычсызлыгы һәм производство культурасы өлкәсендә югары стандартларга да ирешә. Хәзерләүчеләр өчен төп кыйммәт булып һәрвакытта да коллектив, аның әгъзалары тора.
Җитәкче вазифасында эшли башлаганның беренче көннәреннән үк Марсель Шамил улы коллективны үз артыннан ияртә ала. Аның җитәкчелегендә подразделение нефть һәм тотрыксыз бензин хәзерләүнең югары сыйфатын тәэмин итеп, производство планнарын тотрыклы рәвештә арттырып үти. Шуның нәтиҗәсендә цех коллективы күрсәткечләр буенча нефть-газ чыгару идарәсе һәм «Татнефть» подразделениеләре арасында ышанычлы рәвештә алдынгы урыннарны үз кулында тота.
Марсель Надыров яшь белгечләргә карата аеруча игътибарлы була һәм аларга үсәргә ярдәм итә, аларны җаваплы урыннарга тәкъдим итә. Цех хезмәткәрләре күп тапкырлар һөнәри осталык конкурсларында җиңүчеләр булалар.
Аның җитәкчелеге астында иҗтимагый һәм мәдәни эш актив рәвештә алып барыла, тора-бара цехның горурлыгына әверелгән Хезмәт даны бүлмәсе оештырыла, цехта эшләгән Бөек Ватан сугышы ветераннары хөрмәтенә Дан аллеясы булдырыла, коллективның казанышларын чагылдырган «Болар тарих сәхифәләре» («Это истории страницы») дигән китап чыгарыла. Марсель Шамилевич үзе дә спорт ярышларында актив катнаша, чаңгыда узышуларда һәм башка дисциплиналарда җиңүче була.
Казанышлары һәм хезмәтен тану
Намуслы, карусыз хезмәте өчен Марсель Надыров күпсанлы бүләкләргә, шул исәптән «Өч миллиард тонна Татарстан нефтен чыгару уңаеннан», «Казанның 1000 еллыгы истәлегенә», «Россия профсоюзларына 100 ел» медальләренә лаек була. Ул шулай ук «Ленин комсомолы исемендәге премия лауреаты», «Татнефть» ААҖнең мактаулы нефтьчесе», «РФ Энергетика министрлыгының мактаулы нефтьчесе» дигән мактаулы исемнәрне йөртә.
Лаеклы ялга чыккач та героебыз җәмәгать эшчәнлеген дәвам итә, шәһәр ветераннар советы рәисенең авыл җирлекләре буенча урынбасары була. Һәм бүген дә аның ветераннарга ярдәм итүгә, спортны үстерүгә һәм патриотик тәрбия бирүгә керткән өлеше шәһәр һәм Компания өчен бик зур әһәмияткә ия булган хезмәт булып кала бирә.
Лилия Шакирова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа