Очрашу 27 мартка билгеләнгән.
Түбән Мактамада ТР баш дәүләт торак инспекторы һәм Әлмәт районы башкарма комитеты башлыгы бергәләп кабул итәчәк. Түбән Мактамада яшәүчеләр Александр Тыгин һәм Гүзәл Хәбетдиновага торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендәге проблемалар турында сөйли алачак.
Очрашу 27 мартка билгеләнгән. Ул поселок администрациясендә узачак. Кабул итүгә +7(962)564-85-05 (8:30 – 17:30 сәгатьләрдә) телефоны буенча язылырга мөмкин. Шулай ук бу көнне җитәкчеләр дәүләт торак инспекциясенә шикаятьләр кергән алты күпфатирлы йортның торышын караячак.