«Әлмәт-Водоканал» хезмәткәрләре Зарипов урамы, 41 адресы буенча урнашкан коены чистарттылар
Әлмәтлеләр унитазга моның өчен билгеләнмәгән чит предметларны ташлауны дәвам итә.
«Әлмәт-Водоканал» хезмәткәрләре Зарипов урамы, 41 адресы буенча урнашкан коены чистарттылар. Кызганычка каршы, мондый хәл беренче тапкыр гына кабатланмый һәм сәбәпләр үзгәрешсез кала.
Чүпләрнең төп сәбәбе – канализацияне чүп чиләге сыйфатында куллану. Күп кенә халык унитазга моның өчен билгеләнмәгән чит предметларны ташлауны дәвам итә.
Хатын-кызлар гигиенасы предметлары, контрацепция чаралары, шулай ук дару препаратлары һәм медицина эшләнмәләре – болар барысы да канализациягә эләгергә тиеш түгел.
Канализациядән файдалануның элементар кагыйдәләрен үтәү су агызу системасын сакларга ярдәм итәчәк.
Фото: Әлмәт муниципаль районы башлыгы матбугат хезмәте
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа