Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Җәмгыять

Әлмәттән махсус хәрби операция зонасына 23 февральгә тәм-томнар, бүләкләр һәм сувенирлар җибәреләчәк

Ватанны саклаучылар көне алдыннан Әлмәт балалар бакчаларында һәм мәктәпләрендә яшь буынны патриотик тәрбияләүгә юнәлдерелгән чаралар уза.

Традиция буенча 23 февральдә билгеләп үтелә торган Ватанны саклаучылар көненә Әлмәттән чираттагы ярдәм партиясен җибәрү планлаштырыла: маскировка челтәрләре, мендәрләр, тәм-томнар, шулай ук балалар кулы белән ясалган күңелгә үтеп керә торган бүләкләр һәм сувенирлар.

«Татар-информ»га муниципаль берәмлекнең матбугат хезмәтендә сөйләүләренчә, Ватанны саклаучылар көне алдыннан Әлмәт балалар бакчаларында һәм мәктәпләрендә яшь буынны патриотик тәрбияләүгә юнәлдерелгән чаралар уза. Анда педагоглар, укучылар һәм аларның ата-аналары, шулай ук битараф булмаган шәһәр халкы катнаша.

«Русалочка» балалар бакчасының өлкән төркеменә йөрүчеләр махсус хәрби операция зонасында булган хәрбиләргә ярдәм йөзеннән рәсемнәр белән открыткалар ясадылар. Һәр открытка эчендә балалар яклаучыларыбызга җылы теләкләр яздылар.

Әлмәт районы мәгариф идарәсе җитәкчесе Ирина Павловская сүзләренә караганда, бәйрәм алдыннан һәр мәгариф учреждениесендә патриотик чаралар узачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса