Кулларында - паспорт, иңнәрендә - җаваплылык
Калабызның яшь гражданнарына паспортлар тапшыру тантанасы балалар һәм яшүсмерләр иҗаты үзәгендә булып узды.
Чара Ватанны саклаучылар елына багышланган иде. Әлеге төп документ яшьләргә зур җаваплылык өсти. Шул көннән башлап син күп кенә хокукларга һәм бурычларга ия буласың. Эшләгән һәр гамәлең өчен җавап бирәсең.
Яшүсмерләрне истәлекле вакыйга белән котларга иҗтимагый һәм яшьләр оешмалары вәкилләре, «Беренчеләр хәрәкәте» активистлары, әти-әниләр килгән иде.
Паспортлардан тыш укучыларга бу көнне истәлекле значоклар да тапшырдылар. Тантана барышында шулай ук «Беренчеләр хәрәкәте» оештырган бәйгенең җиңүчеләрен дә котладылар. Уку учреждениеләренең иҗат коллективлары патриотик чыгышлар да әзерләп килгәннәр иде. Сәхнәдә Казан инновацион университеты, 20, 21 нче мәктәпләр һәм 5 нче гимназия укучылары чыгыш ясады.
Яшүсмерләрне котларга хәрби хәрәкәтләр ветераны да килгән иде. Ул укучыларга Россия гражданинының беренче документын алуның мөһимлеге турында искәртте.
- Паспорт алу белән беррәттән сез үзегез өчен җаваплылык та аласыз - шул турыда исегездән чыгармагыз. Намусыгызга тап төшермәгез, Ватанның чын патриотлары булыгыз, - дигән теләкләрен юллады ветеран.
Резеда Исмәгыйлева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа