Әлмәт районында закон гамәлгә кергәннән бирле 1156 гараж рәсмиләштерелгән
2021 елның 1 сентябреннән Россиядә гараж амнистиясе старт алды.
Әгәр сезнең 2004 елның 30 декабренә кадәр төзелгән гаражыгыз бар икән, яки сез мондый объектның варисы булып торасыз икән, сезнең аны гадиләштерелгән тәртиптә рәсмиләштерү мөмкинлегегез бар.
Әлмәт районында закон гамәлгә кергәннән бирле 1156 гараж һәм 1874 җир кишәрлеге бушлай рәсмиләштерелгән инде.
2022 елның 1 июленнән «Дача амнистиясе 2.0»турындагы закон үз көченә керде. Ул 1998 елның 7 маена кадәр дәүләт һәм муниципаль җирләрдә төзелгән торак йортларга хокукларны рәсмиләштерүне гадиләштерә.
Әлеге амнистия кысаларында 37 торак йорт һәм алар астындагы 192 җир кишәрлеге рәсмиләштерелгән инде!
Игътибар итегез: сроклар чикле! Гараж амнистиясеннән 2026 елның 1 сентябренә кадәр, ә дача амнистиясеннән 2031 елның 1 мартына кадәр файдаланырга мөмкин.
Консультация алу өчен Г.Тукай пр., 9а, 2 кат, 4,5 тәрәзә адресы буенча мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia