Җыелышта катнашучылар архитектор, проектлаучы һәм хакимият вәкилләре белән шәхсән аралашачак.
Бу атнада Әлмәттә 2025 елга «Безнең ишегалды» программасына кертелгән ишегалларында яшәүчеләр белән икенче очрашулар узачак. Җыелышта кураторлар программа турында сөйләячәкләр, ә халык программа буенча кызыксындырган барлык сорауларны архитекторга, проектлаучыга һәм хакимият вәкилләренә бирә алачак, дип хәбәр итә район башкарма комитетының матбугат хезмәте.
