11 көнлек Яңа ел каникуллары төгәлләнде.
2025 елга бәйрәм һәм ял көннәре календаре расланган, дип хәбәр итә РИА Новости. Россиялеләр инде 11 көнлек Яңа ел каникулларыннан эшкә чыкты, ә алда аларны озын май яллары көтә. Хәбәр ителгәнчә, 2025 елның 23 феврале һәм 8 марты якшәмбе һәм шимбәгә туры килә. Шуңа бәйле рәвештә, ял көннәре бу даталардан май һәм июнь бәйрәмнәренә күчерелде. Май аенда россиялеләрне ялларның ике периоды көтә:
- 1 майдан 4 майга кадәр.
- 8 майдан 11 майга кадәр.
Россия көненә 12-15 июнь көннәре ял көннәре булачак.
Ә Халыклар бердәмлеге көнендә россиялеләр өч көн ял итәчәк — 2 ноябрьдән 4 ноябрьгә кадәр. Шимбә, 1 ноябрь, эш көне булачак. 2025 елның 31 декабре шулай ук ял көне булачак.