Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә Ватан Геройлары көне уңаеннан Мәңгелек утка чәчәкләр салу тантанасы узды

9 декабрьдә илебездә Ватан Геройлары көне билгеләп үтелә.

Бу –  үз гомерләрен ватанга хезмәт итүгә багышлаган һәм югары дәүләт бүләкләре алган патриотларны искә алу һәм хөрмәтләү көне.

Ватаныбызны саклаучылар истәлегенә район башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Гүзәл Хәбетдинова, «Татнефть»  профкомы рәисе Рифдар Хәмәдьяров, «Татнефть»  генераль директорының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ренат Мамин, район  ветераннар Советы Рәисе Владимир Яшанин, район хәрби комиссары Рәдиф Камалиев, башкарма комитет, шәһәр предприятиеләре вәкилләре һ.б. катнашты.

«Ватан геройлары – үз эшенә чын күңелдән бирелгән, без хөрмәт иткән, хәтерләгән һәм хөрмәт иткән кешеләр. Бүген без  аларга рәхмәтебезне белдерәбез һәм аларның һәрберебез, үсеп килүче буын өчен үрнәк булулары турында сөйлибез. Геройлар тормышны ярата һәм кадерли, бөек гамәлләр кыла беләләр. Без аларның эшләрен лаеклы дәвам итәргә тиеш», - диде Гүзәл Хәбетдинова.

Митингта катнашучылар аллеядагы геройларның һәр бюстына чәчәкләр салдылар. 

Фото: Әлмәт районы башлыгы матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса