Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттән махсус хәрби операция зонасына 18 тоннадан артык гуманитар ярдәм җибәрелде

Азык-төлек һәм транспорт чараларыннан тыш, сугышчыларга Яңа ел бүләкләре һәм уенчыклар тапшырдылар.

Махсус хәрби операция уздыру зонасына Әлмәттән гуманитар йөк җибәргәннәр. Бу юлы 18 тоннадан артык авырлыктагы йөк әзерләнгән, ул «Батыр» батальоны, 430 һәм 1232 полклар, 400 танк полкы солдатларына, шулай ук Курск өлкәсендәге хәрбиләргә билгеләнгән. Бу хакта Әлмәт администрациясе хәбәр итте. Җибәрелгән йөк составына квадроцикл, мотоцикл, «Нива» автомобиле, азык-төлек продуктлары, окоп шәмнәре, җылыткычлар һәм хуҗалык товарлары кергән. Шулай ук сугышчыларга Яңа ел бүләкләре һәм уенчыклар тапшырдылар. Инициативаны Әлмәт һәм якын-тирә районнарның битараф булмаган кешеләре оештырды.

Шулай ук Самара хәрби госпиталенә матраслар, чистарту һәм дезинфекцияләү чаралары, шәхси гигиена чаралары һәм дару препаратлары тапшырылды.

Фото: Әлмәт районы башлыгы матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса