Әлмәт туган якны өйрәнү музеенда Билгесез солдат көнен билгеләп үттеләр
21 нче мәктәп укучылары волонтерлар белән очраша алдылар.
Әлмәт туган якны өйрәнү музеенда Билгесез солдат көненә багышланган очрашу узды. Музей хезмәткәрләре мәктәп укучыларына Бөек Ватан сугышы чорында совет солдатларының батырлыклары, ә волонтер хәрбиләрнең бүген ничек яшәве турында сөйләделәр.
Туган якны өйрәнү музеенда Билгесез солдатка хөрмәт һәм истәлек йөзеннән «Геройларны беркайчан да онытмыйк»дигән чара узды.
Хәзерге Ватанны саклаучылар – махсус хәрби операция сугышчылары өчен мәктәп укучылары хатлар яздылар һәм сувенирлар ясадылар. Аларны волонтерларга тапшырдылар. Сүз уңаеннан, егетләр белән очрашуга волонтер да буш кул белән килмәгән.Сугыш кырыннан трофейлар кайта. Монда медикаментлар да, корал, шевроннар да, пауэрбанк та бар. Боларның барысын да бирегә волонтерлар алып килгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа