Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә Яңа ел алдыннан 20 мәйданчыкта өстәмә яктырту барлыкка киләчәк

Юл читләрендә гирляндалар монтажлыйлар.

Әлмәттә эшчеләр соңгы 10 көндә яктылык конструкцияләрен тоташтыру белән шөгыльләнәләр. Алар Яңа ел алдыннан 20 шәһәр мәйданчыгында пәйда булачак. Бу хакта Әлмәт районы башлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Светсервис» хезмәткәрләре «Сәламәтлек» паркында, «Юбилейный»  мәйданында, гадел хөкем йорты янында, Гагарин урамында, гашыйклар күперендә, шулай ук шарлавыклы буалардагы объектларны тоташтырдылар инде.

Тиздән  Чехов урамының үзәк өлешендә, 1 нче мәктәп янында, Комсомол паркы территориясендә өстәмә гирляндалар урнаштырачаклар. Моннан тыш, бәйрәм бизәлешен юл боҗраларында – Зарипов-Шевченко, Шевченко-Фәхретдин, Советская-Фәхретдин, Бигаш-Төзүчеләр, Ленин-Төзүчеләр ясаячаклар.

Фото: t.me/pressalmet

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса