Гүзәл Хәбетдинова Әлмәтнең социаль объектларын йөреп чыкты
Эш сәфәре маршрутына Түбән Мактама керде.
Әлмәт районы башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Гүзәл Хәбетдинова Түбән Мактаманың мөһим социаль инфраструктура объектлары белән танышты. Әлмәт районы башлыгы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, ул «Девон» спорт комплексында булган. Ул сәламәт яшәү рәвеше һәм яшьләрнең актив ялын формалаштырырга сәләтле мондый объектларның мөһимлеген билгеләп үтте. Аннары Хәбетдинова «Аэронавт» ял итү үзәгендә һәм «Родничок» яшүсмерләр клубында булды. Соңгысында секцияләр каралган. Шул исәптән тхэквондо, армрестлинг, кикбоксинг һәм тренажер залы.
Эш сәфәре маршрутына җитәкче авыл мәдәният йортын да кертте. Бинада махсус хәрби операция уздыру зонасыннан кайтарылган экспонатларны күрергә була. Алар арасында шлемнар, бронежилетлар, снарядлар һәм гранатомет. Моннан тыш, Хәбетдинова «Безнең ишегалды» республика программасы буенча ремонтланган йорт яны территорияләрен төзекләндерү белән танышты, дип ачыклык кертә Әлмәт районы башлыгы матбугат хезмәте.
Фото: t.me/pressalmet
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа