Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Милек салымнарын Әлмәт халкының яртысы гына түләгән

Мәҗбүри түләү срогы 2 декабрьдә тәмамлана.

Әгәр салымны вакытында түләмәсәләр, салым түләүчегә көндәлек түләү исәпли башлаячаклар.

- Салым органы түләү турында таләп җибәрәчәк. Әгәр бурычлы кеше аны игътибарсыз калдырса, судка мөрәҗәгать итү һәм суд приставлары тарафыннан бурычны мәҗбүри түләтү булачак. Бүгенге көнгә милек салымнарын әлмәтлеләрнең 50% гына түләгән, - дип хәбәр итте Россия Федерациясенең Татарстан Республикасы буенча 16нчы районара салым инспекциясе башлыгы урынбасары Фәнис Хисмәтуллин.

Түләүләрне, бурычларны һәм салымнарны Россия Федераль салым хезмәте сайтындагы «Салым түләүченең шәхси кабинетында», «ФЛ салымнары» мобиль кушымтасында, дәүләт хезмәтләре порталында тикшерергә мөмкин. Шулай ук түләүне банкта яки почта бүлекчәсендә башкарырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса