Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә шәһәр сусаклагычында пляж зонасын төзекләндерделәр

Әлмәттә төзелеш сезоны тәмамлану белән шәһәр сусаклагычында пляж зонасын төзекләндерү эшләре төгәлләнә, быел ул шактый үзгәрде.

Ике ай ярым вакыт эчендә шактый зур эш башкарылды: павильон торгызылды, коткаручылар өчен вышка куелды, киенү-чишенү бүлмәләре урнаштырылды, эчәргә яраклы фонтаннар, яктырткычлар куелды һәм ком китерелде.

Сусаклагычның ике өлешен тоташтыручы күперне реконструкцияләү эшләре төгәлләнә. Монда коймаларны алыштырганнар. Татарстан бюджетыннан пляж зонасын төзекләндерүгә 95 млн сум акча бүлеп бирелгән. Киләсе елда әлмәтлеләрне ял итү өчен яңа су киңлеге көтә. Объектны төзекләндерү «Торак һәм шәһәр мохите» милли проектының «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» федераль проекты ярдәмендә Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм нефтьчеләр ярдәмендә гамәлгә ашырыла.

 

 

Фото: Әлмәт районы башлыгы матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса