Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә милли проект буенча юлларны ремонтлыйлар

«Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» милли проекты инде 8 нче ел эшли.

Республикада «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары»программасы буенча эшләр дәвам итә. Узган ел 14 километрдан артык озынлыктагы төбәк әһәмиятендәге трассалар участокларына ремонт ясалган. Быел Әлмәт районында 3 километрга якын юл яңартылган. Татарстанда юлларны ремонтлауга быел 83 миллиард сум акча бүлеп бирелгән. Шуларның 8е «Имин сыйфатлы юллар» милли проектын гамәлгә ашыруга туры килә. Бу акчаларга «Әлмәт-Мөслим» юлы участогы һәм «Рус Акташы - Азнакай»  трассасындагы күпер ремонтланган.

Узган ел милли проект буенча Әлмәт районында төбәк әһәмиятендәге 14 километрдан артык юл ремонтланган. Быел – 3 чакрымга якын. Милли проект буенча эш республикада 2025 елда да дәвам итәчәк. «6,7 миллиард федераль бюджет, юлларга гомуми бюджет – 35,8», - диде  ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Артем Чукин. Проект инде 8 нче ел гамәлдә. Бу вакыт эчендә Әлмәт районында 35 километрга якын юл ремонтланган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса