Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Алексеевск — Әлмәт юлын декабрьдә ачарга җыеналар

Төзелеш эшләре барышын ТР Транспорт министры Фәрит Хәнифов тикшерде.

Алексеевск — Әлмәт түләүле юлын агымдагы елның декабрь азагында, 2024 елда ачу күздә тотыла. Төзелеш эшләре барышын ТР транспорт министры Фәрит Хәнифов тикшерде, бу хакта ведомство матбугат хезмәте үзенең Telegram-каналында сөйләде.  Шул ук вакытта яңа трасса буенча йөрү бәясе әлегә билгесез булып кала, дип ачыклык керттеләр министрлыкта. Алексеевск-Әлмәт дүрт полосалы түләүле автомобиль юлының озынлыгы 145 километр тәшкил итәчәк. Ул Алексеевск, Чистай, Яңа Чишмә, Чирмешән һәм Әлмәт районнары территорияләре аша узачак. Юл «Идел» М7 һәм «Урал» М5 федераль трассаларын берләштерәчәк Шәле (М7) — Баулы (М5) трассасы составына керәчәк һәм «Европа — Көнбатыш Кытай» халыкара транспорт маршрутының бер өлеше булачак.

 

 

Фото: ТР транспорт министрлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса