Әлмәт территориаль иҗтимагый үзидарә вәкилләре 10 миллион сумнан артык акча отты
Акчаны ишегалларын төзекләндерүгә юнәлттеләр.
Әлмәт территориаль иҗтимагый үзидарә вәкилләре республика конкурсында 10 миллион сумнан артык акча отты. Акча, җирле хакимият вәкилләре хәбәр иткәнчә, ишегалларын төзекләндерүгә киткән. 2023 ел йомгаклары буенча «иң яхшы территориаль иҗтимагый үзидарәләр» конкурсында халык белән багланышларны бәяләделәр. Шулай ук үткәрелгән җыелышларның сыйфаты һәм саны, микрорайоннарда тормышны яхшырту буенча инициативаларны карадылар. Беренче урыннарны ТИҮ-10 һәм ТИҮ-11 алды, дип ачыклык кертәләр район башлыгы матбугат хезмәтендә. Моннан тыш, тагын 17 территориаль иҗтимагый үзидарәне призерлар дип таныдылар.
Бүгенге көндә откан акчага кече архитектура формалары, спорт җиһазлары сатып алып урнаштырганнар.
Фото: t.me/pressalmet
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа