Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәт укытучыларына уңышлары өчен бүләкләр һәм грантлар тапшырылды

Әлмәт районы башлыгы Тимур Нагуманов Укытучылар көне алдыннан мәгариф тармагының иң яхшы вәкилләрен котлады.

 

Укытучы... Никадәрле җылылык, рәхәтлек, яктылык бу сүздә. Әлеге сүз һәркемне бәхетле, бер борчусыз узган мәктәп елларына алып кайта. Укытучыларның һөнәри бәйрәмнәренә багышланган тантаналы кичә быел Әлмәт татар дәүләт драма театрында узды. Тимур Нагуманов билгеләп үткәнчә, соңгы елларда районның мәгариф системасы уңай динамика күрсәтә, моңа ветеран-педагоглар тырышлыгы нәтиҗәсендә ирешелгән. Быел шулай ук мәгариф системасын үстерүне һәм ныгытуны дәвам итәчәк яшь белгечләргә ярдәм итү турында Карар кабул ителде. Район башлыгы барлык укытучыларга, тәрбиячеләргә һәм мәгариф хезмәткәрләренә фидакарь хезмәтләре һәм Әлмәт районы үсешенә керткән өлешләре өчен рәхмәтен белдерде.

  • Без яшь белгечләрнең шәһәребезнең мәгариф системасын үстерүгә керткән өлешләрен югары бәялибез. Бүген без аларга профессиональ карьералары башланганда ярдәм итәргә һәм уңышлы эшләү өчен шартлар тудырырга телибез, диде Тимур Нагуманов үзенең чыгышында.

Һөнәри бәйрәмнәре – Укытучылар көне алдыннан 133 педагог Әлмәт районы башлыгы грантына ия булдылар.

Моннан тыш, 2024 елның 1 сентябрендә һөнәри эшчәнлекләрен башлаган 40 яшь белгечкә социаль ярдәм сыйфатында һәркайсы 100 әр мең сум сертификат тапшырылды. Яшь педагогларга ярдәм беренче тапкыр күрсәтелә, ул җирле бюджеттан финанслана.

Муниципаль берәмлекнең матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, педагогика өлкәсендә хезмәт итүчеләргә ярдәмгә бүлеп бирелгән гомуми сумма 10 млн сум тәшкил итә.

Укытучы булып эшләр өчен аерым талант кирәк. Аңа укып кына өйрәнеп булмый. Сүз дә юк, укытучы дигән дипломны алырга мөмкин. Ләкин диплом белән генә түгел, балаларга йөрәгеңне ярып бирергә әзер укытучы булу өчен шундый булып туарга кирәк. Бөтен кеше дә композитор, рәссам була алмаган кебек, укытучы булу да ул табигатьтән килә торган аерым бер сәләт. Шөкер, безнең мәктәпләрдә әле андый укытучылар аз түгел. Фән һәм техника ничек кенә алга китмәсен, кара такта алдына басып дәрес бирүче укытучыны бернинди яңа технологияләр дә алыштыра алмый. Чөнки Укытучы булу өчен җан җылың булу кирәк.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса