Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

«Әлмәт таңнары» яктысында

Тарих сәгатьләп, көнләп, айлап, еллап туплана.

Гадәти булып тоелган һәр көн еллар узганнан соң үткәннәрдән бер кайтаваз булып ишетелә. Районда мөстәкыйль рәвештә чыккан татар газетасы «Әлмәт таңнары»на киләсе ел башында 35 ел тула. Беренче карашка әллә ни зур дата түгел кебек. Тик бу беренче карашка гына. Шул гомер эчендә илдә генә түгел, һәр авылда, гаиләдә әллә никадәр вакыйгалар булып, дөньялар үзгәрде.

«Кайдандыр Мәскәүдән указ килгәнне көтеп тормастан, партиянең Әлмәт шәһәр комитеты, халык депутатларының шәһәр һәм район Советлары башкарма комитетларының тырышлыгы аркасында Әлмәттә җирле халыкның үз телендә – татарча! – кабат мөстәкыйль газета чыга башлады. … Без аның озын гомерле, кыю, халыкның югала барган кыйбласын табышуда, соңгы ике-өч буын халыкта онытылып бара торган туган телне кабат кайтаруда, әхлакый саф кешеләр тәрбияләүдә чын-чынлап көрәшче булуын телибез. Төкле аягың белән!» - дип язган булган язучы Нур Әхмәдиев 1990 елның 1 гыйнвар санында.

Хөрмәтле газета укучыларыбыз! Әйе, вакыт бик тиз үтә. Без сезнең игътибарыгызга газетабызда элек чыккан кайбер язмаларны биреп, үткәннәрне хәтерләрдә яңартырбыз. Кемнәрдер анда күршеләрен, туганнарын, әти-әниләрен күрер, бәлки үзләрен табар. Узган вакыйгаларны, күңелле хәлләрне искә төшерер. Бүген башланып киткән әлеге рубрика киләсе елда да дәвам итәр. Үткәннәргә сәяхәтне башлыйбыз. Безнең белән булыгыз.

 

Рәфкать Шаһиев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса