Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәт сусаклагычында эшләр дәвам итә

Җиһанда алтын көз. Көннәрнең матур торуы сусаклагычны төзекләндерү буенча эшләрне дәвам итәргә мөмкинлек бирә.

Бүгенгә биредә бик күп эшләр башкарылган инде, шулай да күперне төзү, сукмаклар салу буенча һ.б. эшләр дәвам итә әле. Инде төзекләндерелгән урыннарда ял итүчеләр аз түгел. Шунысы да игътибарга лаек, машина кую урыннары, тротуарлар, эскәмияләр бик яхшы итеп ясалган, һәркайда видеокамералар куелган. Сабантуй күперенең икенче ягында да шундый ук ял зонасы булырга охшаган. Анда да сукмаклар салалар, нәрсәләрдер төзиләр. Кыскасы, әлмәтлеләр һәм калабыз кунаклары өчен искиткеч матур, уңайлы ял итү урыны булырга тиеш бу сусаклагыч.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса