Әлмәтлене 90 яшьлек юбилее белән котладылар
Түбән Абдул җирлегендә яшәүче Сөнгатуллина Нурҗиһан Мингата кызы үзенең 90 яшьлек юбилеен бәйрәм итте.
Түбән Абдул җирлегендә яшәүче Сөнгатуллина Нурҗиһан Мингата кызын 90 яшьлек юбилее уңаеннан, Елховой музее хезмәткәрләре, Түбән Абдул җирлеге башлыгы, мәдәният йорты директоры белән берлектә, юбилярның матур – җылы өендә булдылар. Барысы да бер тавыштан Нурҗиһан Мингата кызына әле бик озак башкаларга үрнәк булып, сәләмәтлек, җан тынычлыгы, иман байлыгы белән, хәерле гомер кичерүен теләделәр, дип хәбәр итә музей хезмәткәрләре.
Сугыш чоры баласы Сөнгатуллина Нурҗиһан Мингата кызы 1934 елның 25 нче сентябрендә Елховой авылында күп балалы колхозчы гаиләсендә 9 нчы бала булып дөньяга килә. Аның гомер юлы сикәлтәсез,җиңел генә үтми. Бөек Ватан сугышы башланганда аңа бары тик 7 яшь кенә була. Нурҗиһан апаның әтисе фин, икенче бөтендөнья сугышында катнашып, бертуган Шакир абыйсы да Бөек Ватан сугышына китеп яраланып кайталар.
1955 нче елда Нурҗиһан Шәйдуллин Мәхмүт Хөснелгата улына кияүгә чыга. Икесе дә колхозда хезмәт итәләр: Мәхмүт абый комбайнда, Нурҗиһан апа фермада. 62 ел бергә матур, тигез тормышта дүрт ир бала тәрбияләп үстерәләр.
Балалары барысы да әтиләре-әниләре кебек уңган – булган, һәрберсенең үз тормышы корылган, илгә – көнгә файдалы эшләрдә эшләп, балалар үстереп инде үзләре дә, әби – бабай булып яшиләр. Сөнгатуллина Нурҗиһан Мингата кызының 11 оныгы бар.
Бүгенге көндә 90 яшен тутырган тыйнак,зирәк,акыллы, ак күңелле Нурҗиһанның авылдашлары,туганнары, күршеләре алдында абруе зур. Балалары өчен ул кадерле әни,оныклары һәм оныкчыклары өчен хөрмәтле әби. Ничек кенә булмасын бүгенге тормышыннан бик кәнәгать ул. Шулай булмый ни: җылы өе, табын тулы сые бар.Таяныр терәге, балалары бу йортта еш кунак,әниләренең хәлен белешеп кенә торалар, дип хәбәр итә музей хезмәткәрләре.
Фото: Елховой авылы музее
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа