Әлмәттә патриотик дәресләр үтте
Шәһәрнең 4 уку йортында ветераннар белән очрашу узды.
Луганск Халык Республикасы, Донецк Халык Республикасы, Херсон һәм Запорожье өлкәләренең Россиягә кушылу көнендә, Әлмәттә «Разговоры о важном» проекты кысаларында патриотик дәресләр сериясе узды. Шәһәрнең дүрт уку йортына - Әлмәт музыка көллиятенә, 1 нче лицейга, Әлмәт һөнәри көллиятенә һәм инженерлык лицеена - ветераннар һәм махсус хәрби операциядә катнашучылар килде. Очрашулар «сорау-җавап» форматында узды, анда укучылар һәм студентлар ветераннарның алгы сызыктагы тормыш һәм батырлыклар турында сөйләгәннәрен зур кызыксыну белән тыңладылар. Кунаклар арасында Виктор Шатилов, Артем Ванюков, Рөстәм Фәхретдинов һәм Дамир Төхфәтуллин бар иде, дип хәбәр итә Әлмәт районы башлыгы матбугат хезмәте.
Фото: Әлмәт районы башлыгы матбугат хезмәте
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа