Махсус хәрби операциядә әлмәтле батырлык күрсәтте
Әлмәт районы башлыгы Тимур Нагуманов үзенең телеграм-каналында алгы сызыктан яхшы хәбәр җиткерде.
Әлмәттән хәрби хезмәткәр, лейтенант Ирек Сафин хәрби хәрәкәтләр вакытында батырлык һәм профессиональлек күрсәтә. «ДНРның Михайловка торак пункты районында җиһазландырылган күзәтү постында булганда, дошман һөҗүм иткән подразделение белән Сафин оста җитәкчелек иткән», - дип хәбәр итә Әлмәт районы башлыгы.
Лейтенант личный составка грамоталы һәм төгәл приказ бирә. Аның гамәлләре нәтиҗәсендә группа дошман атакасын югалтуларсыз кире кага һәм куелган бурычны үтәүне дәвам итә.
Нагуманов билгеләп үткәнчә, әлмәтле хәрби хәрәкәтләр вакытында үзен оста һәм инициативалы хәрби хезмәткәр буларак таныткан. Өйдә ирне хатыны һәм улы көтә.
Фото: t.me/nagumanovtd
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа