8 сентябрьдә сайлаулар уза.
Сайлау комиссияләре мәгълүматларына караганда, 8 сентябрьдә 12:00 сәгатькә Әлмәт һәм Әлмәт районы буенча сайлаучылар саны 36,2% ка җиткән.
Исегезгә төшерәбез, Әлмәттә 8 сентябрьдә ТР Дәүләт Советына депутатлар сайлаулары уза. Шәһәрдә һәм авыл җирлекләрендә 116 сайлау участогы ачылды.